Мобилизацияләнгәннәргә салым ярдәменең барлык чаралары турында яңапромо битендә белергә мөмкин

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәте сайтында промо бите эшләтеп җибәрелде (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/) анда салымнарны түләү һәм хисаплылыкны тапшыру буенча мобилизацияләнгән гражданнарга нинди ташламалар турында тәфсилләп язылган.

Мәсәлән, алар өчен салым, җыемнар, иминият кертемнәре түләү, хисап бирү һәм мөрәҗәгатьләр бирү сроклары күчерелә. Россия валюта законнарының үтәлешен тикшерүләр уздыру туктатыла, Россиядән читтә финанс базары оешмаларында счетлар (кертемнәр) буенча, шул исәптән, түләүләрнең электрон чараларын кулланып, банк счеты ачылмыйча, счетлар (кертемнәр) буенча хисаплар тапшыру, шулай ук мондый банкларда счетлар (кертемнәр) ачу һәм аларның реквизитларын үзгәртү турында хәбәрләр тапшыру сроклары күчерелә. Барлык чаралар да мобилизацияләнгән хезмәт чорында һәм өченче ай тәмамланганчы гамәлдә була.

Салым ярдәме чаралары уңайлы булсын өчен блокларга бүленгән. Аларның һәрберсендә мәгълүмат максималь уңайлы тәкъдим ителгән теге яки бу чара атамасы булган бүлекчәләр бар: ул кемгә исәпләнгән һәм нинди срокларда бирелә торган ярдәм чараларының кыскача төп тезислары.

Әгәр кулланучыда нинди дә булса сораулар калса, ул Россия ФНСына махсус сервис ярдәмендә яки 8-800-222-22-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Пром бит (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/) яңа норматив актлар кабул ителгәннән соң тулыланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International