Буа районы башлыгы мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән шәхси очрашуын дәвам итә

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Адав-Толымбай авылыннан мобилизацияләнгән Илһам Рәхимовның әнисе янында булды. Район башлыгының мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән очрашу кыссаларында  оештырылган чираттагы күрешү бу. Әлеге мәгълүматны ул үзенең vk.com. социаль челтәре битендә хәбәр итте.

Илһам Рәхимов-Буа районында мобилизацияләнүчеләрнең иң яше, киләсе атнада аңа 24 яшь тула. Әнисе Дилә Рәхимова улының хәрби комиссариатка чакыру 

- Ул армиядән 19 яшендә кайтты, хәрби хезмәткә укырга да бик теләде. Тик эшкә урнашырга туры килде, ул Карлинский ит комбинатында эшләде. Анда да бик булыштылар, кирәк  әйберләрне сатып алырга ярдәм иттеләр, - дип сөйләде Дилә Солтангәрәй кызы. Илһам-гаиләдә бердәнбер ир-ат, шуңа күрә кирәк булса волонтерлар хуҗалык эшләре белән ярдәм итәчәкләр, дип билгеләп үтте очрашуда Ранис Камартдинов. Моңа кадәр ул Буада Аксановлар гаиләсендә  булган иде.

- Без һәр мобилизацияле кешенең гаиләсе белән танышырбыз, барысына да килербез. Безгә мобилизацияләнүчеләрнең гаилә көнкүреше, бүген аларга нәрсә кирәклеген белү өчен мондый очрашулар кирәк. Һәр гаиләгә социаль паспортлар төзибез, - дип сөйләде Ранис Камартдинов. - Безнең районнан 136 ир- ат чакырылды. Мин һәм урынбасарларым гаиләләрдәге объектив вәзгыятьне күрү өчен  һәрбер гаилә белән очрашачакбыз.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада гына Буа районыннан җыю пунктына өлешчә мобилизацияләү кысаларында Казанга өч төркем җибәрелде. Һәр чакырылучыны район кирәкле әйберләр  тутырылган рюкзаклар, шул исәптән дарулар белән тәэмин итте.

Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә ярдәм күрсәтү һәм барлык карарлар тулысынча үтәлсен өчен контроль алып бару кирәклеген тагын бер кат искәрткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International