Мобилизацияләнгән буалыларга ярдәм итү өчен хәйрия счетына кергән акчаларны файдалану турында хисап

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Мобилизацияләнгән буалыларга ярдәм итү өчен хәйрия счетына район халкыннан, предприятие һәм эшмәкәрләрдән кергән акчалардан файдалану турында хисап. Исегезгә төшерәбез, районда мобилизацияләнүче якташларга ярдәм итү өчен хәйрия ярдәме җыю оештырылган. 29.10.2022 ел торышына счетка 1 339 495,00 сум акча керде.

Бу атнада иң зур кертемнәр: 50 мең сум «Риф» ҖЧҖтеннән, 5 мең сум Буа мөхтәсибәтеннән җибәрелгән.

Мобилизацияләнгән буалыларга кирәкле әйберләрне үз эченә алган 144 комплект формалаштырылган.

Аның эчендә:

1. Әйберләр капчыгы – 205 500 сум.

2. Турист  ковригы– 87 026сум.

3. Җылы кием җыелмасы (термо кием, носки 6 пар, трусы 3 пар) – 183 530 сум.

4. 3 батарейкалы маңгай фонаре– 40 235 сум.

5. Металл термос (биосталь) – 133 215 сум.

6. Җылы перчаткалар– 28 800 сум.

7.  12 пакетик каһвә,  пакетикларда чәй (кап),  2 плитка шоколад– 40 572 сум.

8. Шәхси кирәк-яраклар (5 данә кабызгычлар, 2 данә шәм,  алмаштырыла торган кассеталы кырыну станогы)– 63 338 сум.

9. Дару препаратлары  (Лоратадин, Дротавирин, Анальгин,Парацетамол, Азитромицин, каптоприл, Лоперамид,Маалокс, Компливит, Йод, Хлоргексидин, Салфетки спиртовые, перекись водорода, Теймуровая паста, Коделак Бронхо, Сульфацил натрия, Отипакс, Ксилометозалин, Ново-пассит, Тетрациклин, Д-пантенол, Банеоцин, Лейкопластырь, бинт) – 121 691 сум.

Бүгенге көнгә  барлыгы 903 907 сумлык товар сатып алынган. Калганы - 435 588 сум шулай ук товар сатып алуга һәм безнекеләргә ярдәмгә җибәреләчәк.

Өстәмә рәвештә 365 мең сум күләмендә акча җәлеп ителде, бу акчалар  беренче булып  китүче буалыларга дарулар сатып алуга юнәлдерелде. Моннан тыш, полигонда мобилизацияләнүчеләр белән  уку дәресләрен үткәрү өчен 35 560 сумлык  8 данә «Моторола»  рациясе сатып алынган һәм тапшырылган.

Гомуми эшкә кулдан килгәнчә өлеш керткән һәм  буалыларга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International