Ноябрь аенда Буада яңа футбол манежы ачылачак

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

 Булачак ябык футбол манежында Буада төзелеш эшләре тәмамлана. Хәзер объектта җиһазлар урнаштырыла. Манежны ачу ноябрь урталарында планлаштырыла.

Ябык футбол манежы быел файдалануга тапшырырга планлаштырган республикадагы бишесенең берсе булачак. Футбол кырының  зурлыгы -20гә 40 метр. Әлеге  спорт объекты Буада  апрель аенда төзелә башлады.

Шулай ук Буа шәһәрендә шәһәр паркының 3 этабын төзекләндерү дәвам итә. Анда район башкарма комитетының күчмә киңәшмәсе узды. Биредә эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International