«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республикадагы кебек Буа районында да гуманитар ярдәм җыю эшенә төзәтмәләр керткән штаб төзелде. Буалылар ветераннар Советы бинасында урнашкан җыю пунктына азык-төлек җыелмалары, медикаментлар, кием-салым һәм шәхси гигиена чаралары алып килделәр.
Бүген беренче партияне республика штабына озаттылар. 53 тартма гуманитар йөкне битараф булмаган халык, оешмалар, эшмәкәрләр, район учреждениеләре тарафыннан җыелды.
«Барлык буалыларга да акциядә актив катнашулары өчен рәхмәт. Мәктәп укучылары да, эшмәкәрләр дә, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары да беренче кирәк-яраклар алып килде. Бүген без тагын берләштек, - дип билгеләп үтте Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.