Буа районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Буа районына килде. Визит кысаларында ул Буа шәһәренең өлкәннәр өчен интернат-йортында булды, шулай ук эшлекле киңәшмә уздырды. Көн тәртибендә – мобилизацияләнгән гаиләләргә, аларның балаларына ярдәм итүгә аерым игътибар бирү.

- Буа районы бу юнәлештә яхшы эшли. Ярдәм мобилизацияләнгән һәм аларның гаиләләренә, балаларга һәм ялгыз ата-аналарга күрсәтелә. Шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренә район беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды. Коллективларга рәхмәт әйтәсем килә, бу уртак эш, - диде Эльмира Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International