Сугару системасы яңадан торгызыла

2013 елның 19 июле, җомга
Узган гасырның 80нче елларында һәр хуҗалыкта диярлек кырларны сугару өчен “Фрегат”, “Волжанка” агрегатлары  киң кулланышта иде.
Безнең районда да бу өлкәдә үрнәк мисаллар күп. Бер элеккеге К. Маркс исемендәге хуҗалык мисалында да шуны әйтеп була. Биредә ике авылда да сугару агрегатларыннан нәтиҗәле файдаланып, анда эшләүчеләрнең фидакарьлеге белән, җәен дүртәр тапкыр печән уңышын җыеп ала иделәр. Берничәшәр гектарда бәрәңгегә, суганга һәм бодайга да су сиптерелде. Соңрак, дәүләт тарафыннан ярдәмнең кимүе сәбәпле, хуҗалыкларда алар күздән югала башлады. Саклап калучылар бик сирәк булды.
Соңгы берничә елда күзәтелгән корылык нәтиҗәсендә без сугаруның нинди зур роль уйнавы турында сөйли башладык. Продукция җитештерү күләмен арттыруны аннан башка күз алдына да китереп булмый.
Безнең районда су корылмаларының яңаларын төзү, аларны саклап, ремонтлап тору “Гидросервис” һәм УЭООС җәмгыятьләренә йөкләнгән. Алар үзебездә генә түгел, күрше районнарда да яңа су саклагыч буалар төзү белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә алар Кайбыч һәм Тәтеш районнарында күләмле эш башкаралар. Сишәмбе көнне “Татмелиорация” траст компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Альберт Зарипов җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары Кайбыч авылы янындагы су саклагыч буаны кабул итүгә килгән иде. Моңарчы авария хәлендә булган корылманы Зөфәр Садыйков җитәкчелегендәге “Гидросервис” җәмгыяте 40 көндә төзекләндерүгә ирешкән. 
- Әлеге корылма кешеләр өчен кирәк. Авыл халкына андагы җиһазларны саклап, рәхәтен күрергә язсын. Әлеге урын якын киләчәктә гаиләләр белән дә килеп, матур ял итү урынына әверелсен иде, - ди директор Зөфәр Садыйков.
Җирле үзидарә рәисе Нияз Абдрахманов бирегә җыелган авылдашлары алдында төзүчеләргә рәхмәт белдереп, Мактау грамоталары һәм акчалата бүләк-ләрен тапшырды.
Мөмкинлектән файдаланып, Альберт Зариповтан җәмгыять эшчәнлеге белән таныштыруны сорап мөрәҗәгать иткәч, болай диде:
- Җәмгыятебез республика районнарында буалар, суүткәргечләр, гидрокорылмалар төзү, объектларда электр үткәргеч линияләр сузу, юллар һәм күперләр салу белән бергә сугару агрегатларын ремонтлап тору, запас частьләр белән тәэмин итү белән дә шөгыльләнә.
Республикада барлыгы 682 гидрокорылма бар. Шуларның 261енә ремонт таләп ителә. 2011 елда ТР Президентының карары нигезендә өч ел эчендә без 169 корылманы төзекләндерергә тиешбез. Эш кызу темпларда алып барыла. Былтыр 43е ремонтланды, быел шуларның 63ендә әлеге эшләр башкарылырга тиеш. Буадагы кебек башка районнардагы белгечләребез дә үз эшләрен сыйфат белән башкаралар. Мөмкинлектән файдаланып, авыл халкына да шундый гидрокорылмаларны саклап калганнары өчен рәхмәт әйтәм. “Гидросервис” һәм УЭООС җәмгыятьләре алдынгылардан саналалар һәм башкаларга да үрнәк булып торалар. Җитәкчеләре киләчәкне күзаллап эш итәләр. Үз карамакларындагы 32 су саклагычны төзекләндереп карап тоталар. Шуларның сигезенә ремонт таләп ителә. Димәк, аларга әле киләчәктә эш җитәрлек булачак. Татарстан авыл хуҗалыгының киләчәген мелиорациядән башка күз алдына китерү дә кыен. Сугару системасының эшчәнлеге яңадан торгызыла. Республикада 89 хуҗалыкта су сиптергечләр кулланышта. 70 процентында су яшелчә, җиләк-җимеш мәйданнарына  сиптерелә. Буада бу эш белән Мифтахетдинов фермерлык хуҗалыгы гына даими шөгыльләнә. Соңгы ике елда анда “Волжанка” су сиптерү җайланмасы урнаштырылды, Франциядә җитештерелгән агрегат кайтарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International