Ел саен үткәрелә торган «Көзге мәрхәмәт атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өлкәннәр һәм инвалидлар өчен өстәл уеннары кичәсе уздыра. Уен терапиясе-олылар белән эшләүнең иң популяр юнәлешләренең берсе. Социаль хезмәт алучыларда шашка, домино һәм лото кебек өсәл уеннары зур кызыксыну уята.
Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч И.Р. Шәрипова өйдә үз укучылары белән домино уеннары оештырган. Өлкән яшьтәге гражданнар, уңай хис-кичерешләр алып, мондый чараларны ешрак үткәрергә теләүләрен белдерәләр.
Чараны оештыручы өстәл уеннары – күңел ачу гына түгел, алар танып белү күнекмәләрен һәм кулларның вак моторикасын үстерүгә, шулай ук коллектив туплануга ярдәм итәчәк, шулай ук беркетелгән кешегә ярдәм күрсәтәчәк, чөнки уен кысаларында аралашу һәм танышу җиңелрәк.