«Көзге мәрхәмәт атнасы» Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге белән берлектә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга волонтерлык ярдәме күрсәтү буенча эш алып барганнар.
Социаль эш буенча белгеч И.Р. Шәрипова өлкән яшьтәге гражданнарга йорт территориясен җыештырырга булышты. Волонтерлар берничә сәгать эчендә йорт янындагы территорияләрне тәртипкә китерделәр, коелган яфракларны һәм коры ботакларны җыештырдылар.
Волонтерлар отряды эше нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алалар һәм аларны түземсезлек белән көтәләр.

.jpg)