Буа районы башлыгы буалыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу бәйрәм үз илен яратучыларны, аның тарихы һәм традицияләре белән горурланучыларны берләштерә. Киләчәктә дә Ватанга тугрылык, аның бөек тарихы турындагы хәтер илнең төп таянычы булып хезмәт итсен. Бары бергә, бердәмлектә, без теләсә нинди катлаулы бурычларны үти һәм барлык сынауларны да җиңә алабыз.

Татарстан Республикасы һәм Буа районы һәрвакыт төрле милләт, мәдәниятләр һәм конфессияләр вәкилләренең уртак максатларга ирешү өчен берләшергә әзер булулары белән аерылып торды.

Без бу мөһим байлыкны саклап кала алырбыз һәм халкыбызның традицион рухи-әхлакый кыйммәтләренә таянып, уңышларыбызны арттырырбыз дип ышанам.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тотрыклылык, иминлек һәм бөек Ватаныбыз, кадерле Татарстаныбыз, туган җиребез - Буа районы үсеше өчен барлык башлангычларда уңышлар телим!

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International