Финанс оешмалары хезмәтләреннән файдаланучыларның финанс белемен, якланганлыгын һәм канәгать булуын арттыру максатларында Россия Банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган электрон технологияләр һәм сервисларның куркынычсызлыгына клиентларның ышанычы дәрәҗәсен билгеләү өчен сораштыру уздырыла.
Финанс инструментларын куллану куркынычсызлыгына бәйле куркынычларны бәяләү бурычы өстенлекле булып тора. Аерым инструментларның һәм технологияләрнең яклануының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы финанс югалтуларына китерә һәм тулаем алганда Россия Федерациясе финанс системасына ышанычны какшата.
Анкета узу (физик һәм юридик затлар өчен) кушымтада бирелә торган QR-код буенча мөмкин.