Буа районының Яңа Тинчәле авылында ерак араларны якын итеп авылдашлар, якташлар җыелды

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Әле кичә генә бәйрәм ителгән халыклар бердәмлеге көне уңаеннан авылда зур бәйрәм кичәсе оештырылды.

Бәйрәмдә Яңа Тинчәле авылы горурлыгы - Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты. Ул туган якларына кайтып матурлана торган авыл мәчетен, күл тирәсен карап узды. Бу мөһим эшләр аның махсус катнашында эшләнгәнен дә әйтеп китик.

Авыл мәдәният йортында тантаналы рәвештә танылган авылдаш турында видеосюжет күрсәтелде. Район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев бәйрәмгә килгән авыл халкын халыклар бердәмлеге көне һәм киләсе Татарстан Республикасы конституциясе көне белән тәбрик итте. Район башлыгы Ранис Камартдинов исеменнән рәхмәт хатын тапшырды һәм бүләккә милли баш киемен - түбәтәйне тапшырды.

Авылдашлар җыены матур концерт программасы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International