«Экология» илкүләм проекты кысаларында Буа районында 5 меңнән артык агач үсентесе утыртылды. Бу хакта социаль челтәрләр битендә район башлыгы Ранис Камартдинов хәбәр итте.
«Шикәр заводы паркын яшелләндерүне без көз көне башладык. Традицион агач утырту акциясе кысаларында Шикәр заводы паркында да, Яшьләр паркында да 150 ләп яшь агач үсентеләре утыртылды. Совет һәм Башкарма комитет аппараты хезмәткәрләре, торак коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре ылыслы агач - нарат һәм чыршы үсентеләре утырттылар», - дип язды Буа районы башлыгы.
Быел район территориясендә 5 меңнән артык яшь агач утыртылды. Шуларның 3,5 меңен Яңа Тинчәле авылына утыртканнар.