Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе хәбәр итүенчә, ел саен ноябрьнең икенче атнасы Бөтендөнья сыйфат атналыгы буларак билгеләп үтелә.
2022 елда сыйфат атналыгы 7 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр «Россия - сыйфат билгесе булган ил» девизы астында уза
Икътисадтагы иң беренчел проблемаларның берсе-җитештерелә торган товарларның, күрсәтелә торган эшләрнең (хезмәт күрсәтүләрнең) сыйфаты. Бөтендөнья сыйфат көнен уздыруның төп максаты-дөньяда чыгарыла торган продукциянең, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү.
Кулланучының товарларның, эшләрнең яки хезмәтләрнең сыйфатына һәм иминлегенә хокукы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законының 4, 7 статьялары, Россия Федерациясе территориясендә куллануга мәҗбүри булган Таможня берлегенең техник регламентларында булган таләпләр белән регламентланган.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2022 елның 7-13 ноябре көннәрендә республика халкына сатып алына торган товарларның (эшләр, хезмәт күрсәтүләрнең) иминлегенә хокукы турында мәгълүмат бирүгә һәм агартуга юнәлдерелгән Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар үткәрүдә катнашачак.