Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Халык иминлеге өчен вакыт та, көч тә жәл түгел
2013 елның 20 июле, шимбә
Агымдагы елның беренче яртысы тәмамланды. Бу чорда районда криминаль торышның ничек үзгәрүе турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлек начальнигы Айрат ХАНБИКОВтан сораштык:
- Без яртыеллык эшчәнлекне чагыштырмача әйбәт тәмамладык. Җинаятьләр саны артса да, без аларны ачу белән оттык. Быел теркәлгән 176 фактның (узган ел 171 иде) 154ендә хокук бозучыларның шәхесе ачыкланды. Җинаятьләр статистикасында беренче урында урлаулар тора. Бигрәк тә фатирлардагы шәхси милеккә кул сузучылар күбәйде. Күп очракта йорт хуҗалары үзләре гаепле. Урамда вакытлыча танышкан, я булмаса моңа кадәр аз аралашкан кешеләр белән кәеф-сафа корып, икенче көнне әйберләре юклыгын беләләр, ә шешәдәшнең исемен дә хәтерләмиләр. Шуңа да гаеплеләрне “кайнар” эздән табу авырлаша. Аннан вакытлыча хуҗасыз калган йортларга да кәкре куллылар “кармак салырга” ярата. Шуңа халык үз милкен саклау турында ныграк кайгыртсын иде.
Икътисад өлкәсендә 34 җинаять очрагы теркәлде. Алар арасында мошенниклык очраклары күп. Күптән түгел бер коррупция факты буенча суд эше төгәлләнде. Анда авыл Советы секретаре булып эшләүче ханым ялган документлар рәсмиләштереп, ялгыз яшәүче әбиләрнең йортларын сатмакчы булган. Хәсрәт “риэлтор” тиешле җәзасын алды.
Районда наркоконтроль хезмәтчелеге бетерелгәч, бу хезмәт безгә йөкләнде. Мин җитәкче буларак, хәйләкәр адым ясадым: аның элеккеге җитәкчесен бү-леккә эшкә алдым. Хәзерге көндә бездә җинаятьчеләрне эзләү төркеме начальнигы булып эшләүче Альберт Шакиров параллель рәвештә наркотикларның законсыз әйләнешен контрольләү эшен алып бара. Ул бу өлкәдә компетентлы белгеч. Сүз уңаеннан, быел наркотикларга бәйле 4 җинаять теркәлде. Балигъ булмаганнар катнашында җинаятьләр саны кимеде. Бу яртыеллыкта бер яшүсмер куян урлап тотылды. Узган елның тиңдәш чорында өч факт булды. Юл-транспорт һәлакәтләре дә үткән елгыдан азрак. Барлыгы 7 ДТП теркәлде. Мондый фаҗигаләрнең күбесе исерек автомобиль йөртүче-ләр аркасында килеп чыга.
- Айрат Равилович, быел резонанслы җинаятьләр теркәлдеме?
- Вольнистан авылында бер факт булды. Урта яшьләрдәге ир-ат төнлә күр-шедә яшәүче бабай йортына кереп, зур суммада акча талап чыккан. Хокук бозучының шәхесен тиз ачыкладык. Шушы көннәрдә генә аңа карата суд булды. Аның карары әле үз көченә кермәгән. Узган ел Боерган авылында әбине көчләгән ир-ат та үз җәзасын алды. Ул вәхшиләрчә җинаяте өчен алдагы 3 елдан артык гомерен төрмәдә үткәрәчәк. Күпләрне быел Теңкәш авылында булган юл һәлакәте – “КамАЗ” автомобиленең клубка килеп керүе вакыйганың ничек тәмамлануы да кызыксындырадыр. Транспорт белән идарә итүченең баш мие травмасы алуы аркасында үлүе ачыкланды, ә аңа үзенең шәхси автомобилен бирүче ир-ат административ җаваплылыкка тартылды. Бүгенге көндә тикшерү эшләрендә, җимерелгән клубны сүтүдә актив катнаша. Шулай ук яңа мәдәният йортын салганда да булышырга вәгъдә итә.
- Моннан ике ел элек шәһәргә видеокамералар урнаштырылды. Алар җинаятьләрне ачуда ярдәм итәме?
- Әйе. Урлау һәм ДТП ларда гаеплеләрне тануда әлеге видеоязма төп дәлил. Күзәтү мониторлары ОВДның кизү тору бүлегендә урнаштырылган.
Төгәлләп шуны әйтәсем килә, җинаятьләрне ачуда, профилактикалауда барлык мөмкинлекләрне дә файдаланабыз. Кыскасы, халык иминлеген саклауда вакытны да, көчне дә жәлләмибез.
Сүз уңаеннан, ОВД начальнигы халык белән элемтәне тагын да ныгыту максатында полиция эшчәнлегенә бәйле сорауларга җавап бирергә әзер. Моның өчен 3-19-73 яисә 3-56-93 телефон номерларын җыеп, “Байрак” район газетасы редакциясенә шалтыратып, сезне борчыган мәсьәләләр, тәкъдимнәр турында хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз