БМО карары буенча 2005 елдан башлап ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде. Акциянең максаты: юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, үлем-китем очракларын киметү, юлларда хокук бозуларга каршы көрәш проблемаларына җәлеп итү, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашу. 14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге буенча Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узачак. Чара кысаларында профилактик акцияләр, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юл хәрәкәтендә катнашучылар, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары, белем бирү оешмаларында ачык тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары узачак. Чараларда предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, балалар-яшүсмерләр автомәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, хәрәкәтнең яшь инспекторлары, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, медиаперсоннар катнашачак. Акциядә катнашучылар урамнарда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырачаклар һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылыкны кайтаручы элементлар өләшәчәкләр. 18 ноябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә «Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне» узачак.