Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар!
Сезнең көндәлек хезмәтегез зур җаваплылык һәм тәвәкәллек, күп көч һәм энергия таләп итә. Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз – чөнки кайчакларда, тормышыгызны куркыныч астына куеп, үз бурычларыгызны лаеклы үти торган чын профессионаллар Сез.
Буалыларның тынычлыгы һәм иминлеге сагында торганда, шәхси вакытыгыз белән дә исәпләшмичә, һәрвакыт гражданнарга ярдәмгә ашыгасыз, мөһим объектларны саклыйсыз, җинаятьләрне тикшерәсез, шәһәр урамнарында, юлларда тәртип саклыйсыз. Авырлыкларга карамыйча, алдыгызга куелган бурычны җиренә җиткереп башкарасыз.
Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларны кабул итегез! Сезгә хезмәтегездә уяулык, ныклык һәм яңа уңышлар, сәламәтлек, бәхет, гаиләләрегезгә иминлек телим.