2020 елдан башлап Росреестр инициативасы белән 333 игезәк сайт блокланган. Ведомство мәгълүматлары буенча, аларның күләгә әйләнеше 5 миллиард сумнан артып киткән.
Росреестр даими нигездә гариза бирүчеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатларында игезәк сайтлар эшчәнлегенә каршы тору буенча комплекслы эш алып баруга карамастан, аларны Интернет кырларында очратырга - бик мөмкин. Росреестрның дәүләт сайтының тышкы кыяфәтен һәм эчтәлеген күчереп алып, алар билгеле бер түләү өчен ведомство хезмәтләрен - күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан (алга таба- ЕГРН) өземтәләрне алырга тәкъдим итәләр.
Шул ук вакытта, Татарстан Росреестрында сөйләүләренчә, ЕГРНда булган мәгълүматларны бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү өземтә рәвешендә Росреестрның һәм аның карамагындагы оешмаларның аерым компетенциясенә керә. Татарстанда - Кадастр палатасы. Моннан тыш, 2021 елда сайтлар, мобиль кушымталар булдыруга һәм эшләүгә тыю билгели торган закон кабул ителде, алар ярдәмендә ЕГРНда булган белешмәләрне бирү, шулай ук алынган белешмәләрне өченче затларга сатуны тыю тәэмин ителә. Шул ук вакытта мондый тыюлар күчемсез милек объектлары турында аналитик материаллар әзерләү өчен ЕГРН белешмәләрен файдаланучы базарның намуслы катнашучыларына кагылмый.
«ЕГРНнан өземтә түләүгә тәкъдим итеп, чит затлар дөрес булмаган белешмәләр бирергә, өземтә өчен (кагыйдә буларак, арттырылган) бәяне мөстәкыйль билгеләргә яки бөтенләй хезмәт күрсәтмәскә мөмкин. Мондый төрдәге сайтларда башта бушлай булган мәгълүматларны сатып алу турында тәкъдимнәр бар, мәсәлән, күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында, - дип шәрехли Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров. - Мондый хезмәт күрсәтүләрне законсыз бирү һәм күчемсез милек әйләнеше өлкәсендәге мошенник гамәлләргә алшартлар тудыра».
Кадастр палатасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елда гына да Татарстанда ЕГРНнан белешмәләр бирүгә 4 миллионнан артык гариза кергән, шул ук вакытта электрон рәвештә - 3,9 млн.
Кадастр палатасы директоры вазыйфаларын башкаручы Илнур Хисмәтуллин:
«Шикле сайтлар хезмәтләреннән файдаланып, граждан актуаль булмаган яисә дөрес булмаган белешмәләр алырга, үзенең шәхси мәгълүматларын һәм мошенниклар файдалана ала торган банк реквизитларын хәбәр итәргә мөмкин. Шуңа күрә без браузерның адреслы юлында сайтның домна исеменә аеруча игътибар итәргә киңәш итәбез. Росреестрның һәм Федераль кадастр палатасының рәсми сайтлары - rosreestr.gov.ru һәм kadastr.ru. Бары тик аларда гына күчемсез милек турында дөрес һәм актуаль мәгълүмат алырга мөмкин. Росреестр һәм Кадастр палатасы башка ресурслар биргән белешмәләр өчен җаваплы булмый».