Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе агымдагы елда гомуми мәйданы 1 млн 789 мең 382 кв метр булган 200 күп фатирлы торак йортны дәүләт кадастр исәбенә куйды.
Барлыгы, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында гомуми мәйданы 82,8 млн кв.м булган 22 мең 840 күпфатирлы йорт турында белешмәләр бар.
«Безнең республикада хәтта гади булмаган икътисадый шартларда да күпфатирлы йортларны актив төзү дәвам итә. Татарстан Росреестрында күп фатирлы йортларга карата социаль өлешне, исәпкә алу-теркәү гамәлләрен исәпкә алып - һәрвакыт аерым контрольдә, уңайлы шәһәр мохитен үстерү өчен, кадастр исәбе оператив срокларда гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта шуны да истә тотарга кирәк: күпфатирлы йортны кадастр исәбенә кую белән бер үк вакытта кадастр исәбенә әлеге йортта урнашкан барлык күчемсез милек объектлары да куела, ягъни бу фатирлар гына түгел, торак булмаган биналар да, гомуми файдалану урыннары да, машина урыннары да, башка объектлар да. Әлеге процедураны уздырганнан соң гына күчемсез милеккә хокукны теркәргә мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Элегрәк республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «100% Татарстан» форумында хәбәр иткәнчә, соңгы 15 елда республика торакны файдалануга тапшыруны ике мәртәбә арттырды. Министр сүзләренчә, 2022 елда гамәлгә кертеләчәк торак күләме 3 миллион квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк.