2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итү барышында хәбәр итте.
- Татарстанда яшәүче халыклар бай тарихи-мәдәни мираска ия. Аны саклап калу, өйрәнү һәм үстерү иң мөһим бурычларның берсе булып кала. Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирас елын дәвам итү мөһимлеген исәпкә алып, 2023 нче елны республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итәм, - диде Рөстәм Миңнеханов.