Буа районыннан көзге хәрби чакырылышка 43 кеше туры килә

2022 елның 11 ноябре, җомга

Буа районында хәрби хезмәткә чакыру кампаниясенең үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин сөйләде.

Буа районыннан көзге хәрби чакырылышка 43 кеше туры килә. 1 ноябрьдән медицина комиссиясе эшли башлады, районның чакырылыш комиссиясе утырышлары да узды.

- Без аларның теләкләрен исәпкә алабыз. Әлбәттә, беренче урында-балаларның сәламәтлек торышы. Хәрби хезмәт итү вакыты элеккечә калды-бер ел. Балаларны беренче җибәрү 8 ноябрьдә булды. Хәрби частьләргә 13 кеше киткән. Чакыру декабрь уртасына кадәр барачак, - дип хәбәр итте Радик Харисович.

Кичә Буа драма театрында традицион «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» узды. Кичә бик күңелле үтте, егетләрдә патриотизм рухы көчле. Аларны район җитәкчелеге, дин әһелләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре сәламләде.

Очрашу бик матур концерт номерлары белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International