Буада яшәүче хатын-кызлар махсус операция өчен носилкалар теккәннәр. Буа районы хатын-кызлары, бөтен республика кебек үк, сугышчыларга носилкалар ясау өчен берләшкәннәр. Бу эшнең кураторы – Зур Фролово авылында гуманитар склад җитәкчесе Ольга Шевелева.
Исегезгә төшерәбез, Буа районыннан өлешчә мобилизация кысаларында 136 ир-ат чакырылган иде. Район җитәкчелеге бу көннәрдә аларның гаиләләрендә булды, һәр гаилә белән очрашып социаль паспорт төзелә һәм кирәкле ярдәм күрсәтелә. Шулай ук андый гаиләләр өчен районда балалар бакчасы һәм мәктәп туклануы өчен түләүләр бетерелде, җәмәгать транспортында бушлай йөрү кертелде.