Буа районында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән район башлыгы, шулай ук аның урынбасарлары очрашты, алар 82 гаиләдә булдылар . 39ы буенча оператив ярдәм чаралары күреләчәк, дип хәбәр итте киңәшмәдә район башлыгы Ранис Камартдинов. Районда һәр гаиләне индивидуаль тикшерүне октябрь ахырында башладылар.
«Барлык гаиләләрне дә төрле позицияләрдән күзәтергә кирәк. Авыл җирлекләре башлыклары, йортлар буенча өлкәннәр, эш бирүчеләр, балалар бакчалары һәм мәктәпләр кушылырга тиеш. Без объектив хәлне белеп торырга тиешбез. Кемдер мохтаҗ булып та, белдермәскә, дәшмәскә мөмкин. Мондый очраклар булырга тиеш түгел. Без мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренең реаль ихтыяҗларын белергә тиеш», - дип ассызыклады Ранис Камартдинов.
Буа районы башлыгы атна дәвамында 39 гаиләдә билгеләнгән проблемаларны хәл итәргә кушты. Районнан барлыгы 136 кеше чакырылган иде. Һәркемне кирәкле бөтен әйберләр белән– дарулар, беренче кирәк-яраклар салынган рюкзаклар белән тәэмин иттеләр. Бу атнада район делегациясе Казанда мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында булырга планлаштыра.