Буада мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә шәхси ярдәм чаралары өстендә эшлиләр

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Буа районында мобилизацияләнүчеләр гаиләләре ихтыяҗы буенча атна азагына карарлар кабул ителәчәк, бу хакта үз телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, һәр гаилә буенча шәхси ярдәм чаралары эшләнәчәк.

Буа районы Татарстанда беренчеләрдән булып ирләре, әтиләре һәм уллары өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган барлык гаиләләрне йөреп чыгырга булган. Хәзерге вакытта хакимият вәкилләре 82 гаиләдә булдылар. Аларның бер өлеше белән район башлыгы Ранис Камартдинов үзе очрашты. Гаиләләр белән очрашу, сөйләшүләрне ул  үзенең социаль челтәрләрендә уртаклаша.

Бүгенге көндә 39 гаилә ярдәмгә мохтаҗ, алар бүлешкән ихтыяҗлардан һәм үтенечләрдән чыгып, һәркайсы буенча районда ярдәм итү чаралары эшлиләр.

«Без һәр гаиләгә килергә булдык -  аларның нәрсәгә мохтаҗ булуын, үзләрен ничек хис итүләрен һәм аларга ничек ярдәм итә алуыбызны белү өчен иң нәтиҗәле ысул булачак. Мондый очрашуларда кешеләр күбрәк ачыла һәм күп әйберләрне үзебез дә күрәбез. Бер гаиләгә, мәсәлән, кышка утын кирәк иде, икенчеләренә йортны тәртипкә китерергә булышабыз. Аларның  якыннары безне яклый, ә без аларның  якыннарын яклау өчен барысын да эшләргә тиеш», - диде район хакимиятендәге киңәшмәдә Ранис Камартдинов.

Районда  мондый гаиләләр белән очрашулар дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International