«Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы», Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, 2022 елның 14 ноябреннән 15 декабренә кадәр «Ел лидеры – 2022» балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре республика конкурсы үткәрә. Республика конкурсы балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерларын һәм җитәкчеләрен ачыклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
Конкурста катнашуга төбәк, төбәкара, җирле балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре, коммерцияле булмаган оешмалар лидерлары һәм җитәкчеләре чакырыла.
Конкурс өч этапта үткәрелә:
читтән торып -2022 елның 14-23 ноябре,
әзерлек этабы-2022 елның 24-30 ноябре
конкурсның сайтында дистанцион этап – 2022 елның 1 декабреннән 4 декабренә кадәр
көндезге этап-2022 елның 5 декабреннән 15 декабренә кадәр;
Җиңүчеләрне бүләкләү 2022 елның 30 декабренә кадәр планлаштырыла.
Сайтта теркәлү https://sdo-rt.ru/ «Чаралар» бүлегендә - «Ел лидеры-2022».