Буа районы делегациясе Казандагы җыю пунктларында булды. Хәзер Казан Экспода өлешчә мобилизация кысаларында районнан алынган 12 ир – егет, ә танк училищесы полигонында 42 ир-егет, районнан барлыгы 54 кеше өйрәнүләр уза. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында алар белән очрашуы турында сөйләде.
«Без сугышчыларга район халкыннан җыелган ярдәмне тапшырдык. Беренче кирәк-яраклар белән бергә сәламәтлекләренә ныклык өстәү, кәефләрен күтәрү өчен туган җир-Буа балын да алып бардык. Шәхси тапшырыласы пакетлар күп иде. Барысы да ияләренә җиткерелде. Рәхмәт, буалыларга», - дип сөйләде Ранис Камартдинов.
Район башлыгы шулай ук танк полигонында мобилизацияләнүчеләр белән бергә кичке ашны ашады. Ир-атлар яхшы шартлар тудырылуын, тәмле ашатуларын әйттеләр. Алар шулай ук актуаль ихтыяҗларны да җиткерделәр.
«Без мобилизацияләнүчеләр белән аралаштык һәм аларга тагын нәрсә белән ярдәм итә алуыбызны сораштык. Тактик колакчаннар кирәклеген белдерделәр, берсе бездән әнисе турында кайгыртуыбызны сорады. Егетләребезне җибәрүгә бер атна вакыт бар әле, барысын да алып, илтеп җиткерәчәкбез», - диде Буа районы башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, өлешчә мобилизация кысаларында Буа районыннан 136 ир-ат чакырылган иде. Хәзер җирле администрация нинди ярдәм чаралары кирәклеген белү өчен аларның гаиләләрен аерым тикшерә. Шәһәрдә гуманитар ярдәмне кабул итү складлары, шулай ук «Мобилизацияләнгән гражданнар өчен» хәйрия счеты эшли.