Якташыбыз Рәшит Низамовка «РФ Югары мәктәбенең Атказанган хезмәткәре» исеме бирелде

2022 елның 19 ноябре, шимбә

Россия Президенты Владимир Путин якташыбыз, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамовка Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре исемен бирде. Дәүләт башлыгы имзалаган указ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

 

Хөрмәтле Рәшит Корбангали улы! «Россия Федерациясенең Атказанган югары мәктәбе хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелү уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. Бу бүләк-Сезнең армый-талмый эшләвегезне һәм  җаваплы хезмәтегезне тануның ачык дәлиле. Ныклы сәламәтлек, уңышлар, күңел байлыгы, киләчәктә иҗади уңышлар һәм бетмәс энергия телибез!!!

 

Рәшит Низамов-профессор, техник фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты. Ул 1957 елның 23 маенда Буада туган, «Төзелеш эшләнмәләре һәм конструкцияләре җитештерү» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. 2008 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры итеп билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International