Хәйруллина Шәмсинур апа 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 20 ноябре, якшәмбе

Бу көннәрдә Хәйруллина Шәмсинур 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туган көне белән котларга Буа районы җитәкчесе исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдус Гыйззәтов, Аксу авылы китапханәсе мөдире, Аксу урта мәктәбе директоры урынбасары, Аксу мәдәният йорты директоры һәм авыл җирлеге башлыгы килгән иде.

Хөрмәтле Шәмсинур апа!

Сезне әлеге күркәм бәйрәм белән котлыйбыз, сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International