"Мәдәният" милли проекты кысаларында Буада район мәдәният йортын реконструкцияләү дәвам итә

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Ремонт эшләре 2022 елның икенче кварталында башланган һәм 2 этапка исәпләнгән. Беренче этапка гына да 405 млн.сумнан артык акча җибәрелгән. Яңартылган бинада профессиональ артистларның, музыкаль коллективларның чыгышлары һәм репетицияләре өчен шартлар каралачак, мәйдан да шактый артты. Реконструкцияне 2023 ел ахырына төгәлләү планлаштырыла.

 

«Мәдәният» милли проекты кысаларында быел Татарстанда Алабугада һәм Яшел Үзәндә ике мәдәни үсеш үзәге, муниципаль районнарда 5 авыл мәдәният йорты төзелеше тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International