Буада яңа ел бизәлешен һәм иллюминация урнаштыруга керештеләр. Район башлыгы кушуы буенча, барлык эшләр 10 декабрьгә кадәр тәмамланырга тиеш, дип билгеләп үттеләр район матбугат хезмәтендә.
«Быел яңа ел конструкцияләрен һәм бизәлеш әйберләрен сатып алмаска дигән карар кабул иттек»,- дип язды телеграм – каналында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов
Элегерәк, шәһәр бизәлеше быел яңартылыр дип фаразланган иде. Әмма берничә киңәшмәдән һәм мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән очрашулардан соң, булган конструкцияләрне тәртипкә китерү һәм алар ярдәмендә бәйрәм кәефе тудыру турында карар кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, Буада беренчеләрдән булып һәркемнең ихтыяҗын билгеләү өчен мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән шәхси очрашулар башланды. Аерым алганда, волонтерлык ярдәме оештырылган, җәмәгать транспорты өчен түләүләр бетерелгән, мобилизацияләнүчеләр дарулар белән дә тәэмин ителгән.