Буада яшәүче 30 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылган , ул әтисенең шелтәләре аркасында үзе белән бергә яшәүчу хатын-кызны кыйнаган

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Буа шәһәр прокуратурасы 30 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 112нче маддәсенең 1нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (белә торып сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерү).

Судта ачыкланганча, 2022 елның 12 июнендә үз өендә Чуваш  Биморзасы авылында, бергә яшәүче хаты-кыз белән бәхәс вакытында аны кыйнаган һәм битенә, тәненә, кул-аякларына суккан. Ике яктан яңак сыну белән хатын-кыз хастаханәгә салынды.

Билгеле булганча, зыян күрүченең әтисе гаепләнүчедән торактан китүен сораган һәм  бу низаг китереп чыгарган.

Ир үз гаебен таный. Суд аңа шундый ук сынау вакыты белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән чикләү  җәзасы бирде.

Хөкем карары законлы көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International