Буа районында яшәүче 29 яшьлек ир урлаган өчен хөкем ителгән

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Буа шәһәр прокуратурасы 29 яшьлек җирле Дмитрий Ярылкинга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ирне РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (урлау) гаепле дип тапкан.

Судта 2022 елның 30 апрелендә ирнең Буа районы Кыят авылындагы шәхси йортларның берсенең коесыннан 2 насос урлавы ачыкланган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм урлаганын кире кайтарган.

Суд ирне 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

Хөкем карары законлы көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International