Балигъ булмаган бала торак яки андагы өлеш, җир кишәрлеге һәм башка күчемсез милек милекчесе булса, салым түләүче дип таныла.
Бала өчен салымнарны ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр һәм QR-код яки штрих-код буенча электрон сервислар, банк, җирле администрация кассасы, почта, КФҮ аша түләргә мөмкин.
Бу шулай ук салым түләүченең шәхси кабинетында « Семейный доступ » бүлегендә эшләнергә мөмкин. Әлеге өстәмә битендә " Добавить пользователя " төймәсенә басарга, аннары балигъ булмаган баланың шәхси кабинеты логинын (ИНН) кертергә һәм « Отправить запрос » төймәсенә басарга кирәк. Аннары баланың шәхси кабинетына күчәргә һәм тиешле төймәгә басып соравыгызны расларга кирәк. «Салымнар» бүлегендә расланганнан соң, өстәлгән балигъ булмаган балалар гына керә торган исемлек барлыкка киләчәк. Салымны теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин: