Иң беренчеләрдән булып Татарстанда һава торышының йогынтысы Буа районына килде. Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, Буада көчле бозлавык һәм бозлы яңгыр.
«Без һава торышының нәтиҗәләрен тиз арада бетерергә тырышабыз. Шәһәр урамнарын хәзер 2 амкодор, 3 катнаш юл машинасы, 4 трактор эшли, 20дән артык кеше тротуарларга ком сибә», - дип сөйләде үз телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов.
Исегезгә төшерәбез, һава шартларының мондый характеры Татарстанда 24 ноябрьдә иртәгә дә сакланачак. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүне сорап мөрәҗәгать итте.