Буада Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең конкурс комиссиясе күчмә утырышы узды

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчеләренең һәм әгъзаларының республика шәһәрләре һәм районнарына баруы территориаль һәм участок сайлау комиссияләренең эш тәҗрибәсе, җирле гражданлык активы вәкилләре белән очрашулар үткәрү, төрле категория сайлаучылар белән танышу максатыннан гамәлгә ашырыла. Ике ай элек расланган яңа Үзәк сайлау комиссиясе өчен бу беренче чара.

Мондый сәфәрләр 2800 дән артык участок сайлау комиссиясенең яңа составын формалаштыра башлауга бәйле рәвештә аеруча мөһим, аларда 21 меңнән артык әгъза эшли.

 Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов утырышта катнашучыларны шәхсән үзе сәламләде. Утырыш алдыннан катнашучылар Буа шәһәре һәм Буа районы территориаль сайлау комиссияләре, «Сайлаулар» ДАС биналары белән таныштылар.

- Асылда, безнең системаның үзәге биредә, - дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. - Сайлаулар узу турында төп мәгълүмат тапшырыла торган иң якланган, иң ябык система. Шуңа күрә без бу системага аеруча игътибарлы. Бездә бик җаваплы кешеләр эшли һәм без аларны кадерлибез. Без сезгә бик рәхмәтле. Район башлыгына ярдәме өчен рәхмәт, - диде ул. 

 - Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы күчмә утырышын үткәрү урынын сайлау безнең районга туры килүенә һәм сезне кунакчыл Буа җирендә сәламләвемә мин бик шат, - дип сәламләде утырышта катнашучыларны район башлыгы Ранис Камартдинов.

- Буа районында 2 территориаль сайлау комиссиясе -Буа шәһәре һәм Буа районы. Комиссия составында белемле, сайлау системасында зур тәҗрибәгә ия кешеләр эшли, - дип билгеләп үтте ул.

Район башлыгы районда кешеләргә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте. Буа районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Габдрахманов Хәйдәр Каюм улы 35, Буа шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Садриев Шамил Наил улы 25 ел сайлау системасында хезмәт стажына ия.

– Бездә  райондагы 56, шәһәрдәге 15 территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә очраклы кешеләр юк,- дип сөйләде ул. 2023 ел-территориаль сайлау комиссияләре эшчәнлегендә мөһим ел, яңа составта участок сайлау комиссияләрен формалаштырырга кирәк. Безнең бурыч – төп нигезне саклап калу, якындагы 5 елда барлык участокларда да сайлау процессының барлык этапларын законнарның барлык таләпләрен үтәп, дөрес итеп тәэмин итә алырлык эшкә сәләтле, профессиональ комиссияләр катнашуы белән дәвамчанлыкны тәэмин итү.

 

Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, Буа утырыш мәйданчыгы буларак очраклы гына сайланмаган. Биредә төрле дәрәҗәдәге сайлауларны үткәрүгә җаваплы һөнәри мөнәсәбәтнең күптәнге традицияләре саклана, алар районда оешкан төстә, закон нигезендә үтә. Бу район башлыгының һәм монда эшләүчеләрнең уртак казанышы.

Район территориясендәге сайлау участоклары исемлеген һәм чикләрен аныклау эше кысаларында участок сайлау комиссияләре составын формалаштыруга әзерлек белән бәйле рәвештә территориаль сайлау комиссияләре белән берлектә берничә сайлау участогын берләштерергә планлаштырабыз. Бу участок комиссияләре составларын формалаштыру өчен сыйфатлы кадрлар сайлап алуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, чөнки аз санлы торак пунктларда сайлау процессын оештыру буенча белемнәре һәм сәләтләре җитәрлек хезмәткә сәләтле кешеләр юк диярлек. Сайлау законнары таләпләренә җавап бирә торган биналарда участоклар урнаштыру сайлау документларының сакланышын тәэмин итүгә һәм сайлауларны тиешле оештыру дәрәҗәсендә үткәрүгә ярдәм итәчәк. Барлык участокларда да кече торак пунктлардан сайлаучыларны алып килүне оештыру планлаштырыла. 

Районның җирле үзидарә органнары тавыш бирү өчен бүлмәләр әзерләүгә, аларны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирәләр.

Барлык участоклар өчен дә җирле бюджет акчалары хисабына соңгы елларда инвалидлар өчен чакыру төймәләре, кул металлодетекторлары, ике секцияле металл сейфлар, видеорегистраторлар сатып алынган.

– Безнең бурыч-өзлексез электр белән тәэмин итүне, телефон элемтәсен, сайлау документациясенең сакланышын, шул исәптән янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны, һәм тавыш бирү биналарында хокук тәртибен тәэмин итү, барлык сайлаучылар өчен, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән, хәрәкәте чикләнгән сайлаучыларга шартлар тудыру, дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов. Бу мәсьәләләр буенча районда тиешле хезмәтләр һәм оешмалар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек оештырылды.

Сәяси партияләрнең, иҗтимагый берләшмәләрнең җирле бүлекләре белән хезмәттәшлек итүнең әһәмияте зур. Буа районында эшлиләр:

- «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге

- КПРФ җирле бүлекчәсе

- «Гадел Россия – патриотлар – дөреслек» өчен сәяси партиясе тарафдарлары бар (җирле бүлек булдырылмаган).

Моннан тыш, «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлеге - «Татарстан – Яңа гасыр»уңышлы гына эшләп килә.

Агымдагы елда районда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә сайлаулар узды – март аенда – бер мандатлы сайлау округы, сентябрьдә-биш бермандатлы сайлау округы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International