Буада рецидивистны банкоматны вату омтылышы өчен ирегеннән мәхрүм иткәннәр

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

 Буа шәһәр прокуратурасы 36 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 30  статьясының 3 өлеше, 158 статьясының 4 өлеше «б» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (аеруча зур күләмдә урлауга омтылу).

Судта 2020 елның 30 декабрендә Буа шәһәрендәге бер банкның үз-үзенә хезмәт күрсәтү зонасында гаепләнүченең, кадак сурдыргыч ярдәмендә банкоматны ачырга омтылуы ачыкланган. Әмма ул җинаятьчел ниятне сигнализация аркасында ахыргача җиткерә алмаган.

Милекче зыянны 2 млн сумнан артык бәяләгән.

Гаепле кеше үз гаебен танымый һәм акча урлауга нияте юк дип белдерә, ә кадак сурдыргыч ярдәмендә ул банк картасын чыгарырга тырыша.

Җинаятьләрнең кабатлануын исәпкә алып, суд ирне гомуми режимлы төзәтү колониясендә хезмәт итеп, 2,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International