Буа районы атнадан ким вакыт эчендә, мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен 800 мең сумнан артык акча җыйган. Делегация кабат Казан полигонында булды. Очрашу видеосы белән телеграм-каналда район башлыгы Ранис Камартдинов бүлеште.
«5 көн эчендә без сезнең белән барлыгы 800 мең сумнан артык акча җыя алдык. Махсус жилетлар, рацияләр, карабиннар, квадрокоптерлар, дарулар һәм күп кенә башка бик күп кирәк-яраклар алынды. Боларның барысы да без ачкан махсус счет акчаларыннан сатып алынган», - дип уртаклашты Ранис Камартдинов.
Әйтик, Буа районы администрациясе мәгълүматлары буенча, «Мобилизацияләнгән гражданнар өчен» махсус счетка төрле суммалар күчергәннәр, Буа якташлыгы 180 мең сум акча, шәхсән Буа якташлыгы президенты 100 мең сум акча күчергән. Районда яшәүчеләр 5-10 меңләп акча салдылар. Буа мотор заводы шулай ук мобилизацияләнүче егетләргә тактик армия коралы- «крюк-кошкалар» җитештерде. Район башлыгы ярдәм күрсәткән буалылар исемлеген ВКонтактедагы шәхси битендә урнаштырды.
Счет гамәлдә булу вакытында 2 млн. сумнан артык акча җыелган. Бу акча мобилизацияләнгәннәр өчен кирәкле әйберләрне сатып алуга юнәлдерелгән. Шулай ук Буа районы «Помощь рядом! Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте кысаларында берничә партия гуманитар йөк җибәрде.