Буада тармак үсешенә саллы өлеш керткән авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләделәр.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, «Ак Барс» ХК агросәнәгать комплексы буенча генераль директор урынбасары Камил Галиев катнашты.
Буа аграрийларын сәламләп, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре белән Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов таныштырды.
- Быел тулай ашлык күләме 217 мең тоннадан артык тәшкил итте, уртача уңыш гектарыннан 40,8 центнер. Уңыш буенча иң зур күрсәткеч – Кыят, Ямбулат, Авангард хуҗалыкларында- гектардан 50 центнер, - дип җиткерде Ранис Камартдинов. - Шикәр чөгендеренең тулай җыемын 300 мең тоннадан артык күләмдә көтәбез. Безнең барлык уңышларыбыз-сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе. Барыгызны да тагын бер кат чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, илебез, республика, район өчен, барыбыз өчен дә бик кирәкле авыр, әмма намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде ул.
- Буа районы республикада авыл хуҗалыгы продукциясен тулаем җыю буенча өченче урында тора. Бу сезнең зур казанышыгыз, - диде Шакир Яһудин.
Буа районының Казан шәһәрендәге традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашуын, авыл хуҗалыгы продукциясенең бай ассортиментын тәкъдим итүебезне Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров билгеләп үтте. Ул шулай ук район башлыгы Ранис Камартдиновка Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның Татарстанны сыйфатлы продукция белән тәэмин итүләре өчен рәхмәтен тапшырды.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, агросәнәгать комплексы алдынгыларына дәүләт бүләкләре һәм Мактау грамоталары тапшырдылар. Чара бәйрәм концерты программасы белән үрелеп барды. Алдынгылар алдында Татарстан Республикасының халык артисты Фирзәр Мортазин, Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гимаева, Чуваш Республикасының атказанган хезмәткәре Алексей Шадриков һәм Ульяна, шулай ук А'VOCADO BAND/АВОКАДО БЭНД төркеме чыгыш ясады.