Дәрестән – дәрескә гомер узган

2013 елның 24 июле, чәршәмбе
2 номерлы лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мөлекованың, өйдән – мәктәпкә, дәрестән – дәрескә ашыгып күпме гомере үткән. 
Әле кайчан гына Казан педагогия институтын тәмамлап кайткан кыз курка-курка, кыюсыз адымнар белән мәктәп ишеген ачып кергән иде. Һәрбер яшь белгечне куркыткан – булдыра алырмынмы, коллективта ничек карарлар, дигән сораулар аның башында бөтерелде. Бары тик директор Әбрар Габитовның ачык йөзен күргәч кенә бераз тынычланды. Өстәвенә беренче сәгатьтән үк коллегасы Гөлфинур Әбүзәрова да аңа һәрьяклап ярдәм итәргә омтылды. Уртак булышлык һәм үзенең белемле, максатка ирешүчән булуы аркасында ул беренче елда ук мактаулы белгечкә әверелде. Укучылар да яшь, гел елмаеп торучы укытучы апалары яныннан китмәделәр, төрле сораулар бирделәр, аның мәктәпкә килүен зарыгып көттеләр. Ә педагог шәкертләренең мондый мөнәсәбәтенә каршы игътибарлылыгы, акыллы киңәшләре, түземлелеге белән җавап бирде.
Һөнәри осталыгын арттыру буенча да актив эшләде ул. Заманадан артта каласы килмичә, укыту процессында яңа алымнарны, технологияләрне киң кулланды. Әлеге тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә озак көттермәде – ул елдан-ел мәктәп, район масштабында гына түгел, республика буенча да югары үрләр яулады. 2008 елда аңа “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе бирелде, ә 2011 елда “Безнең иң яхшы укытучы” ил-күләм өстенлекле проектында җиңеп, грант отты.
Әлфия ханым хезмәт юлында гына түгел, тормышта да сынатырга тырышмады. Ике сабыен – кызларын җил-яңгыр тидермичә, башкалар алдында ким-хур булмасын, дип бар көчен куеп, үстереп аякка бастырды. Балалары да әниләренә гел терәк булып, аның хәер-фатыйхасыннан чыкмадылар. Әниләренә йөрәк түрендәге рәхмәт сүзләрен алар тиздән уздырылачак гаилә бәйрәмендә – юбилей кичәсендә әйтәчәкләр. Без дә Сезгә, Әлфия апа, бу уңайдан иң изге теләкләребезне җиткереп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International