2022 елның 29 ноябрендә «MyExport» конференциясен үткәрү планлаштырыла

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына (алга таба – кече һәм урта эшкуарлык субъектларына) ярдәм итү, шулай ук эшкуарлык җәмәгатьчелеген экспорт эшчәнлегенә җәлеп итү максатында 2022 елның 29 ноябрендә «MyExport» конференциясен (алга таба – Конференция) үткәрү планлаштырыла.

Конференция кысаларында тышкы икътисадый эшчәнлекнең түбәндәге мәсьәләләре каралачак: тышкы сәүдә килешүен финанслау; таможня органнарының тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучылар белән үзара хезмәттәшлеге; валюта контроле өлкәсендәге актуаль үзгәрешләр; санкцияләр чикләү режимында товарларны исәпләү һәм китерү үзенчәлекләре, шулай ук Россия экспортерларының еш хаталары. Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, сезнең муниципаль берәмлектә урнашкан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына чараны үткәрү турында мәгълүмат җибәрүегезне сорыйбыз. Конференцияне үткәрү урыны – «ТР Эшкуарларга ярдәм фонды» ХК, Казан шәһ., Петербург ур., 28, 3 кат. Эшмәкәрләр сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://tpprt.ru/calendar/detail.php?ID=74768.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International