Буа районы башлыгы хәрби хезмәткәрләргә түләүләр турында: «Ни өчен барлык акчаларның да алынмавын ачыкларбыз»

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Буа районында мобилизацияләнгән 22 гаилә хәрби хезмәткәрләрнең тиешле түләүләре булмавы турында сөйләгән. Бу район җитәкчелеге гаиләләр белән очрашу барышында билгеле булды. Әлеге хакта үз телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов хәбәр итте. Район җитәкчесе Казан югары хәрби танк училищесы башлыгы Кирилл Кулаков белән очрашты.

 «Генерал-майор Кирилл Кулаков оператив рәвештә минем белән бергә исәпләүләр турындагы мәгълүматны тикшерде.

Хәзерге вакытта, Танк училищесы системасы мәгълүматлары буенча, күрсәтелгән 22 кеше дә түләүләрне алган. Ни өчен барлык акчалар да алынмаганын ачыкларга кирәк. Без бу эшне дәвам итәбез», - диде Ранис Камартдинов. 

 Атна саен Буа районында мобилизацияләнгән һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча оператив киңәшмәләр уза. Күпчелек мәгълүмат өлешчә мобилизация кысаларында чакырылучыларның туганнарыннан килә. Исегезгә төшерәбез, Буа районында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән очрашуларны беренчеләрдән булып башладылар. Аларның нәтиҗәләре буенча волонтерлык ярдәмен оештыру турында карар кабул ителде, өстәмә ярдәм чаралары кертелде, шулай ук гаиләләрнең шәхси ихтыяҗлары буенча мәсьәләләр хәл ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International