2023 елда Бердәм салым системасы аша салым түләү мәсьәләсе буенча булачак вебинар турында

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

       Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым счеты аша салым түләүгә күчү турында» дигән темага вебинарда катнашырга чакыра, ул 2022 елның 08 декабрендә 10: 00 сәгатьтә узачак.

Вебинар спикеры: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Кузьмина Олеся Сергеевна.

Чара барышында карала торган тема буенча кызыксындырган сорауларны онлайн режимда бирү мөмкинлеге тормышка ашырылачак.

Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк (https://w.sbis.ru/webinar/34687ec9-fd18-4b37-a581-d72913f2c395) һәм ачылган биттә «Катнашам»га басыгыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International