1 декабрьдән Буада инвалидлар декадасы башлана

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Ел саен декабрьнең беренче декадасындафизик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган чаралар уза, ул кеше хокукларын тулысынча һәм тигез үтәүгә һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуына юнәлдерелгән.

Бу көнне Дәүләт социаль хезмәтләре төрле чаралар һәм хәйрия акцияләре үткәрәләр. Шулай итеп, Буа муниципаль районында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә инвалидлар декадасы кысаларында бушлай мунча һәм чәчтараш хезмәтләре күрсәтеләчәк.

Чәчтараш хезмәтләре 2022 елның 1-5 декабрендә күрсәтелә:

Буа шәһәре, Р. Люксембург ур., 149, «ЭЗА» чәчтарашханәсе;

Буа ш., Вахитов ур., 71б, Татфондбанкның элеккеге бинасы, «Эконом» чәчтарашханәсе.

Вакыт: 8.00-18.00.

Мунча хезмәтләре 2022 елның 3 һәм 4 декабрендә Буа ш., Арефьев ур., 12 йорт адресы буенча күрсәтелә.

Шимбә көнне 08.00-20.00 сәгатьтән

Якшәмбе көнне 08.00-20.00 сәгатьтән.

Хезмәтне алу өчен үзең белән паспорт, инвалидлык турында белешмә, СНИЛС булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International