Буада илкүләм проект буенча виртуаль концерт залы эшли башлады

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Буа балалар сәнгать мәктәбендә виртуаль концерт залы ачылды. Ул «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында оештырылды. ВКонтакте социаль челтәрендәге зал кадрлары белән район башлыгы Ранис Камартдинов бүлеште.

 

«Илкүләм проект буенча виртуаль мәйданчыклар бүген бөтен Россия буенча ачыла. Татарстанда гына да ел ахырына кадәр шундый 4 сәнгать залы эшли башлаячак. Мондый мәйданчыкларның төп максаты-планетаның иң яхшы филармония коллективлары чыгышларын турыдан-туры трансляцияләү . Һәм хәзер Буа районында яшәүче һәр кешенең дөнья классиклары музыкасын тыңлау мөмкинлеге бар», - дип язды Ранис Камартдинов һәм барлык буалыларны яңа мәдәни мәйданчыкка чакырды.

 

Исегезгә төшерәбез, ел ахырына кадәр Татарстанда 4 виртуаль концерт залы эшләтеп җибәреләчәк. Аларны булдыру өчен «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында федераль бюджеттан 2022 елда 3100 млн сум бүлеп бирелгән. Акча заманча музыкаль һәм проекцион җиһазлар алуга юнәлтелгән.

Виртуаль концерт залларын булдыру мәйданчыклары Бөтенроссия буенча сайлап алуда билгеләнде. Барлыгы мәгълүмати һәм цифрлы үсеш департаменты тарафыннан Россия Федерациясенең 75 субъектыннан мәдәният тармагы учреждениеләреннән 364 гариза каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International