«Сәнгатькә портал»: Буада илкүләм проект буенча виртуаль концерт залы ачылды

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Буа сәнгать мәктәбендә виртуаль концерт залы ачылды. Ул "Мәдәният"  илкүләм проекты ярдәмендә оештырылган. Район башлыгы Ранис Камартдинов телеграм-каналда зал кадрлары белән уртаклашты.

Ул  илкүләм проект буенча виртуаль мәйданчыкларның бүген бөтен Россия буйлап ачылуын искәртте. Татарстанда гына да ел ахырына кадәр дүрт "сәнгать порталы" эшли башлаячак. 

«Мондый мәйданчыкларның төп максаты - планетаның иң яхшы филармония коллективлары чыгышларының турыдан-туры трансляцияләренә керү. Һәм хәзер мондый мөмкинлек Буа районында яшәүче һәркемдә бар», - дип язды Ранис Камартдинов һәм барлык буалыларны яңа мәдәни мәйданчыкка чакырды.

Республикада дүрт объектны төзүгә федераль бюджеттан 2022 елда 3,1 млн сум акча җибәрелде. Акчаның төп өлеше заманча музыкаль һәм проекцион җиһазлар сатып алуга китә.

 

Виртуаль концерт заллары булдыру өчен мәйданчыклар бөтенроссия сайлап алуларында билгеләнде. Россиянең 75 төбәгеннән барлыгы мәдәният учреждениеләреннән 364 гариза каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International