Данияр Насретдинов иң күп батарейкаларны җыйды

2022 елның 2 декабре, җомга

Казанның iT паркында  үз ресурсларын эшләгән ток чыганакларын җыю акциясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

Җиңүче дипломы белән Буа шәһәренең  лицей-интернатының 9 нчы сыйныф укучысы Насретдинов Даниярны бүләкләделәр. Данияр 2021-2022 елларда Татарстан Республикасының 9-11 сыйныф укучылары арасында күп күләмдә  батарейкалар җыйды.

 

Исегезгә төшерәбез, ел саен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы гомумбелем бирү оешмаларында батарейкаларны җыю буенча акция үткәрә. Буа районында җыю пункты М.Вахитов исемендәге гимназия иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International