Бүген Социаль белем бирү академиясенең Буа филиалында коррупциягә каршы көрәш декадасы кысаларында «Честный квиз» интеллектуаль уены узды.
Чарада Буа муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе З.Ә. Шәйхаттарова һәм Башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Р.Р. Зыятдинова катнашты. Әлеге чара кысаларында балалар "коррупция" терминологиясен, аның формаларын, нәтиҗәләрен искә алдылар. Интеллектуаль уенны оештыру белем даирәсен киңәйтүгә, заманча җәмгыять проблемаларына үз карашын формалаштыруга, илдә коррупция күренешләрен кисәтү буенча тотрыклы позиция булдыруга ярдәм итте.