Буа районында инвалидлар көненә багышланган киң күләмле чара үткәрелде

2022 елның 2 декабре, җомга

Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә инвалидлар көненә багышланган тантаналы чара уздырылды. Уңайлы залга балалар һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде. Залда балаларны әкият геройлары,  биек курчаклар һәм кызыклы мастер-класслар каршы алды.

Балаларны Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде:

- Без традицион рәвештә декабрь башында сезнең белән очрашабыз, бу безнең күркәм традициягә әверелде. Сезнең үсешегезне,  ирешелгән казанышларыгызны күрәбез. Бүген ата-аналарга балаларга биргән мәхәббәтегез, кайгыртучанлыгыгыз һәм бәхетегез өчен аерым рәхмәтемне белдерәм. Без сезгә әлеге кичәне һәм бүләкләр әзерләдек. Тиздән Яңа ел бәйрәмендә янә  күрешәчәкбез, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Балалар әти-әниләре белән бергә мультфильм карадылар һәм бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International