«Ярдәм кулы суз» акциясе

2022 елның 2 декабре, җомга

 Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече «ярдәм кулы суз» дигән акция оештырган. Акция мөмкинлекләре чикле гражданнарга хәйрия ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Җәмәгатьчелек игътибарын гражданнар проблемаларына җәлеп итү максатыннан, үзәк белгечләре хәйриячеләр һәм иреклеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Инвалидлар декадасы алдыннан шәхси эшмәкәр М.Ф. Хәлилов һәм Буа районы хәйрия склады җитәкчесе О. С. Шевелева янә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итәргә алындылар.

Социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгече Шәрипова Инга, хәйрия ярдәме өчен мөмкинлекләре чикләнгән тәрбиядәгеләр ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, дип билгеләп үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International