Буа районының мобилизацияләнгән гаиләләрен карап чыкканнан соң, ярдәмне гомумиләштерү һәм волонтерлык хәрәкәтен булдыру турында карар кабул ителде, дип хәбәр итте үз телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов.
«Добро.ру сайтында.мондый инициативаларны берләштерүче хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен районнан 130 волонтер теркәлгән инде!
Балаларны карауда, азык - төлек сатып алуда, гуманитар йөкләрне сортларга аеруда, утын әзерләүдә ярдәм кирәк була», - дип язды Ранис Камартдинов.
Якыннары мобилизацияләнгән гаиләләрне район башлыгы һәм аның урынбасарлары йөреп чыга. Мондый очрашулар вакытында, аерым алганда, районнан мобилизацияләнгән 22 кешегә түләү мәсьәләсе каралды. Бу мәсьәләне Ранис Камартдинов һәм Казан югары хәрби танк училищесы башлыгы шәхси очрашуларында хәл иттеләр.